Юбилей сценарий татарча хатын кызга

Юбилей сценарий татарча хатын кызга

Название 50 яшьлек
Дата публикации 11.03.2014
Размер 73.45 Kb.
Тип Документы
Хәерле кич, хәерле кич хөрмәтле дуслар, туганнар, килгән кунаклар!

"Исәнмесез "-диеп башлыйм әле,
Танышу бит шулай башлана,

Сезнең белән очрашканга дуслар

Күңелебез шундый шатлана!

Сәлам сезгә искән таң җиленнән

Сәлам сезгә Илһамнан

Сәлам сезгә табын артындагы

Килгән дустан, килгән кунактан!

Хөрмәтле дуслар, бәйрәмгә килгән кадерле кунаклар! Без бүген менә бу матур, якты залга чыннанда ,олы хөрмәткә лаеклы Илһам(исем фамилиясе, әтисенең исеме ) туган көн,юбилей мәҗлесенә җыелдык.

Ямьле яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.

Саф йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче туган көнеңдә.
Бәхет, шатлык, уңыш юлдаш булсын,
Кояш көлсен тормыш юлында.

Илһам! Бүген табын артында Сиңа багышланган бик күп котлаулар, теләкләр яңгырар. Бүген Синең көн. Бүген бездә юбилей. Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Хәзер башкарылачак җырыбыз бары тик Синең хөрмәткә.

җыр барышында өстәл хуҗаларын билгелибез.

Менә өстәл хуҗаларын да билгеләдек. Безнең оештыручылар төркеменнән уен көлке, табын артындагылардан күңелле котлаулар , ә өстәл хуҗалары сездән бокалларның тулып торуы,боегып утыручылар күрнгәләсә тиз генә безгә хәбәр итүегез сорала. Өстәл хуҗалары эшкә керешә торыгыз,бокалларны тутырып куябыз,табында утыручылар да өстәлдәге нигъмәтләрдән сыйлана торабыз.

Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
50 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын бер йөзне!

Барлык өстәл артында утыручыларның да беренче тостны басып тагын бер катИлһамны зур юбилее белән котлап бокалларны күтәреп куюлары сорала.

(авыл көе уйный) ( юбилярның биографиясы) мисал өчен:

_______ елның _________ иртәсе. Кемгәдер гадәти көн, ә ________ апа белән ____________ абый өчен бу көн иң истәлекле көннәрнең берсе. . Менә шушы көнне инде ___________ апа сау-сәламәт ,түп-түгәрәк бер бала дөньяга китерә.Бала тәүге тапкыр бар дөньяны янгыратып ,үзенең дөньяга килгәнен раслап аваз сала.Дөньяга 5 нче бала булып туган улына әти-әнисе Илһам исеме куша. Чая да , шук та шул ук вакытта үзен саклый да, яклый да белә торган Илһамыбыз __________ районы_________ авылындагы мэктәпне уңышлы гына тәмамлап , _________ килә, андада ул укуын дәвам итә, барлык кызлар хыялланганча, эшкә урнаша. _________________белән танышып бик матур гына йөргәннән соң өйләнеп ____яшендэ әти дә була.Хәзерге көндә дә ___________ белән парлашып – гөрләшеп бердән бер балалары белән матур итеп бер –берсенә терәк ,бер берсенә кирәк булып ________шәһәрендә гомер итәләр.

Шулай итеп безнең алдыбызда ________районы _____ авылының иң булдыклы егете , __________районы Урта __________авылының булган кияве ,__________ шәһәренең мактауга лаек намуслы эшчесе, баласы өчен уңган , булган әти , тормыш иптәшенең уң кулы — ___________________улы .

Илһам ! Сине туган көнең белән

Дус- туганнар бүген котлыйлар.

Гел шат яшә,сәламәт бул

Читләп үтсен сине кайгылар!

Хөрмәтле кунаклар. Ә хәзер юбилярны котлау өчен сүз ________ уң кулы, тормыш иптәше _____________ бирәбез.

______________, яшәү дәверендә төрле хәлләр була. Сезнең дә гаиләдә төрле кызыклы хәлләр булгандыр, Шуның берәрсен безгә сөйләп узсагыз иде.

Хөрмәтле кунаклар. Тиз генә күмәк рәвештә бер уен уйнап алырга тәкъдим итәм.Һәр кеше _____________ берәр сыйфатын әйтергә тиеш.Мәсәлән: ул эчкерсез. (дәвам итәбез)

Мондый сыйфатларга ия булган ____________ өчен бокалларны күтәреп куймый һич мөмкин түгел.

Кунаклар өстәл артындагы нигъмәтләрдән сыйланып утырыгыз бездә музыкаль тәнәфес

Хәзер утырган килеш кенә тагын бер уен уйнап алыйк әле. Безнең юбилярыбызга бүгенге көндә кызыкмаган кеше юктыр. Эх шушы өстәл башларында мин кайчан утырырмын икән.Мин нинди булырмын икән, башта мең төрле уйлар кайный. Әйдәгез әле, менә без дә үзебезне ___________ урынына куеп карыйк, ләкин төрле яшльләрдәге чагын.

1 3 5 8 16 20 24 50 100 саннары язылган ал ь бом бите, артында

К О Т Л Ы Й Б Ы З дигән язу. ( һәр кеше юбилярның шул яшьтәге чагын күрсәтергә тиеш. Кызыгырак булсын өчен сораулар да бирергә мөмкин

1 яшь – улым, күзең кая, борының кая.

песи ничек кычкыра,

ә әтәч ничек кычкыра.

Апаң , абыең кая.

3 яшь- улым кыш бабайга шигырь дә өйрәнгән, сөйләп күрсәт әле?

5 яшь – Җыр, биюләрне өйрәнә башлады.

8 яшь- Безгә укытучы апаң турында сөйлә әле,2 леләр куямы? Кемнәргә куя. Нинди хәрефләр өйрәндегез?

Читайте также:  Маски для лица эйвон планет спа отзывы

Шундый сораулар бирергә мөмкин)

Әйдәгез , Илһамның 100 яшен дә шушылай уйнап көлеп бергә- бергә үткәрербез дигән теләкләрдә бокалларны күтәреп куймый булмас.

. Елмайса йозеннэн анлыйм
Этиемнең телэген.
Донья кинлегенэ тинлим
Этиемнең йорэген,
Эти, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Этием, гомерлэрен.
Ай нурыннан да нурлырак
Этиемнең йозлэре.
Монлы койдэй кунелемдэ
Этиемнең сузлэре.

Сүзне ____________апа белән ___________абыйның ( улы яки кызына) бирәбез.

  • _________ сездән дә әтиегез белән булган берәр кызыклы вакыйга көтәбез.

(ТӘНӘФЕС) (уен уйнатырга өлгерә алмассың, яки кирәкме)

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Синең менә шундый матур чорың! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, булып кал.
50 яшьне узам димә,
Син яшьлектән әле китмәгән.
Үтеп барган еллар йөзләреңә
Тирән буразналар сызмаган.

Котлау өчен Сүзне______________________________ бирәбез.

Ә хәзер уен уйнап алабыз. Бирегә 4 кешене чакырабыз. ( 4 пакет- сумкага (үтә күнмәле булмасын) 6-7-8 штук грецский орех(яки бәрәңге) салынган, кул белән тотмый гына ничә орех икәнен белергә кирәк . 4 Пакетны 4урындыкка куярга, 4 кешене утыртырга, кем беренче саный , уен ахырында кечкенә бүләкләр бирергә мөмкин)

УЕН УЙНАП АЛАБЫЗ.Нишләр идең дип атала . Бик тә чая 4 кешене бастырабыз.

Әгәр дә сез казинода эшчеләрегезнең зарплатасын һәм дәүләт акчасын уйнап бетерсәгез?
2 кешегә соравыбыз

Әгәрдә сезне ялгыш төнгә офиста бикләп калдырсалар.

Әгәр дә сезнең этегез иртәгә иртән директорга күрсәтәсе бик кирәкле отчет ны ашаса.
4 кешегә сорау

Әгәр дә Сез лифтта генералный директор белән бергә бикләнеп калсагыз.

Бергәләп ,күмәк җырлап алыйк әле. Татарларның мәҗлес гимны “Күбәләктән” башлыйбыз.

50 яшь- ул гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар;
Алда көтә әле зур планнар
Үстерәсе нәни оныклар. .
Нурлы еллар гына киләчәккә,
Сине мәңге озата барсыннар.
Синең өчен нәни шатлыклар да
Бәхет булып яфрак ярсыннар.

Сиңа бүген 50 тулды.
Гомер, диләр, аккан су.
Син шул гөмер уртасында
Бәхет кошын тапкансың.

Ир уртасы-ил тоткасы!
әле шундый яшь Синдә-
Җир җимертеп яшәр чагың
Син-аллалар яшендә!

Сүзне юбилярыбызга бирәбез.

Илле яшь ул күпме, азмы?
Әйтә алмам, күрәсең.
Үзең яшәп карамагач,
Аныкаян беләсең.

Карап торам да үзеңә,
Япь-яшь бер егет кенә.
Иллене бирерлек түгел,
Күп дигәндә-егерме биш,
Йә, утыз кебек кенә.

Янәшәңдә-кәләшең дә,
Карап туймаслык сезне.
Әллә инде туегызга
Дәштегез бүген безне?

Илле дибез, илле бит ул
Бер түгәрәк сан гына.
Ир уртасы дип әйтерләр
Илледә булсаң гына.

Ир уртасы-ил тоткасы,
Кемлегеңне тор белеп.
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр кебек.

Җырлыйк әле әйдә, дуслар,
Җыр күтәрә күңелне.
Җырлый-җырлый йөзне тутыр-
Яшә тагын иллене!
*****

50 яшь ул картлык түгел,
Гомернең иң матур чагы!
Эh тә итми, җырлап кына
Бер иллене яшә тагы!

С инең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.

Искитмәле гаҗәп хәл бу,
Ышанасы килми һич!
Бәлки бу бер шаяртудыр
( фәләнгә ) илле биш?!
Биреп була әле сиңа
Күп дигәндә утызны.
Картайтмыйча гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?
Төгәл яшен бер бәндә дә
Әйтә алмас иреңнең дә,
Яшәп ятасыз бугай сез
Мәңге яшьлек илендә.
Шуңа күрә без телибез
Ирең белән гел бергә,
Язсын сиңа исәнлектә
Йөз яшеңне күрергә.

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Читайте также:  Шугаринг в домашних условиях как правильно видео

Кадерле … !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма

«Картаям», — дип хафаланма —
Узды вакыт чүт кенә.
И гүзәл җан, синең өчен
Илле биш яшь чүп кенә.

Бит алмаңны ни кызарткан —
Яңгыр микән, кар микән?
Сине күреп сокланмаган
Берәр ир-ат бар микән?

Дулкынланмый ачып булмый
Гөлбакчаңның капкасын.
Чәчәккә кырау төшүдән
Ходай үзе сакласын!

Бәйрәмендә караңгыдан
Бушандыра тор безне!
Дөньяның матурлыгына
Ышандырып тор безне.

Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, барыбызның да күңел җылысын тоеп, игелекләр күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әнкәй.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
«Әнкәй» диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Кадерлебез! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Юбилеең котлы булсын, апам,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.

***
Кодагый! Юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәтле, куанычлы булсын.

Яз аенда тугангамы, кодагый,
Син язлардай матур, ягымлы.
Каршылыйсың ачык йөзең белән,
Әзер була һәрчак табының.
Һәр гомернең кышы, көзе була,
Ә синеке һаман җәй килеш.
Кешелегең, кечелегең сине
Яшәтәдер шулай яшь килеш.

***
55 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә
Күңелдә калсын көз чуагы
Гомер үтә диеп сүрелмә.

Х әерле кич хөрмәтле туганнар, якыннарыбыз. Без бүген, менә бу кунакчыл йортка, сезнең белән бергәләп _____ның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

Тормышнын ин ямьле чагы,

Илле биш яшь – ул аз ә ле!

Алда ә ле – к ү пме шатлык!

К ү пме б ә хет, наз ә ле!

Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 55 яшеңне билгелисең. Алтын-сары яфраклы көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 55 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.

Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа!

Безнең бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче бер генә кеше түгел әле:

________ һәм _______ның кызының

_______нең яраткан кайнанасының

Да туган көне. Бүген без шуларның барысын да котлап китәрбез.

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

1952 ел. Алтын-сары көз көнендә ________ апа сау сәламәт кыз бала дөньяга китерә. Кыз бала тәүге тапкыр бар җиһанны яңгыратып, үзенең дөньяга килгәнлеген раслап аваз сала. Бу балага _________ дип исем бирәләр.

Шушы сабыйның әнисенә сүз биреп, тәпиен юып алыйк әле.

Читайте также:  Свадебный сезон 2019

Ай үсәсен ел үсеп _________ сылу кыз булып үсеп тә җитә, укый, белем ала. Гаилә кора, ____ исемле асыл егетне тудыра. Әйдәгез әле ______нең әнисенең туган көнен уздырып алыйк.

Кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.

"Бүген _______ районының ________авылында шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакрымга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эт тә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез. — Районның метеорология станциясе".

Ә хәзер иң кызыксынучан кунак исемен алу өчен викторина уены башлыйбыз.

1. ________ апа атнаның кайсы көнендә туган?

2. Туганда ничә кг һәм ничә см булган?

4. Иң яраткан уенчыгы нинди булган?

5. Туе кайчан булган?

6. Рөстәмгә ничә яшь?

7. Иң яраткан ризыгы нинди?

8. Бакчалары ничә сутый?

9. Нинди маркалы машина ярата?

иң кызыксынучан кунак исеме бирелэ

Чын дуслар беркайчан да кыен хәлдә калдырмыйлар, менә бүген дә без бәйрәмнең кайбер өлеләрен оештырны үз җилкәбезгә алырбыз. Юбилярыбыз тыңлап тосын, язып алса да ярый. (капчыктан кунакларның исемнәрен алабыз) Бүгенге кичнең тәртибе: Бүген кич йолдызларның фаразлавына караганда 20.00 сәг.тә_______белән ________нең арасында очкын кабыначак һәм сез моның гади генә мавыгу түгел, ә бер күрүдә гашыйк булу икәнен аңларсыз.

__________үзенең бик күптәннән ял итмәвен искә төшерер һәм __________белән бик иркенәеп китәр. ____________белән____________эротик бию башкарырлар. Берәр сәгатьттән соң ___________”мин крутой” диячәк, тагын ике сәгатьтән берни дә әйтмәс һәм урындыктан егылып төшәр. _________тиздән бурычка акча тарата башлаячак.һәм спиртлы эчемлекне эчә-эчә _________нең соклангыч аякларын кочаклаячак һәм кемгә күпме бурычка акча биргәнен онытачак. _____________духи исеннән исереп утырачак, _____________үзенең үбүен ________гә бүләк итәчәк, барысыннан да артык кычкырып____________җырлар, ___________эчәр. Бәйрәмнән соң ___________белән____________төнге клубка китәрләр, үзләре белән __________не дә ияртерләр. Бәйрәмнән соң ___________җәяү кайтып китәр, ______________не машина белән илтерләр, ______________калган кунакларны үзләренә алып китәр. __________бер ящик пиво алып килер һәм кичә беткәндә “Сезгә буш бутылка кирәк түгелме ? дип сорап йөрер, _________________өстәлгә менеп басыр һәм “сез стриптиз заказать иткән идегезме? Дияр. Э менә ______________хәзер рюмкасын тутырып салыр да тост әйтер .

Конкурс . Бию конкурсы. Конкурста барлык кешеләр дә катнаша, тик утырып кына. Биюдә куллар , күзләр, башлар , телләр, борын, колак катнаша. Иң оста биюче исеме тапшырыла.

Х ә зер бер уен уйнап алабыз. 3 парны чакырабыз. “Слабое звено” уенын уйнап алабыз х ә зер.

Уенны ң шарты буенча, егетл ә р урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин парларга сораулар бир ә м. Кем җ авапны бел ә , ( ә лб ә тт ә кызлар җ авап бирерг ә тиешл ә р) кнопкага басып җ авап бир ә л ә р. Кнопка — ул сезне ң ирл ә регез. Һә р ирне ң ү з кнопка тавышы булырга тиеш. М ә с ә л ә н сезне ң нинди тавыш булачак?!

(тыр-р-р, зи ң -зи ң , ди ң -ди ң һ .б.)

55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле:
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.

Кадерле ______ апа !

Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма !

Ссылка на основную публикацию
Шатен цвет волос фото мужчины
Цвет волос шатен это мягкий, натуральный цвет, очень модный впоследнее время. Волосы покрашенные в шатен выглядят здоровыми и ухоженными. Цвет...
Что лучше лосьон или бальзам после бритья
Правильно подобранный уход после бритья способен нейтрализовать негативное воздействие ежедневной и не всегда приятной для мужчин процедуры. Чем отличается лосьон...
Что лучше подарить сестре на день рождения
Порадовать любимую сестру в день ее первого большого юбилея и просто, и сложно. Просто, потому что вы точно знаете ее...
Шатер для пляжа
Данный товар недоступен для доставки в Ваш регион Мы всегда стремимся к лучшему, чтобы радовать своих покупателей самыми выгодными ценами....
Adblock detector